Безнең тормышыбызда бәйрәмнәр бик күп, ләкин алардан гадәттән тыш җылылык һәм Наз бөркелә торганнары да бар. Әтиләр көне дә нәкъ менә шундый бәйрәмнәргә керә. Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улыбызга үрнәк, кызыбызга игелекле тылсымчы булу. Әтиләр көне уңаеннан 13 октябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортында әлеге бәйрәмгә багышланган чара узды. Чара барышында балалар яңа бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, кайчан һәм кайда үткәрелүе, илебездә ничек билгеләп үтелә башлавы, аның әһәмияте һәм традицияләре турында белделәр. Әтиләрен яратулары һәм горурланулары турында сөйләделәр. Балалар белән бергә көзге яфраклардан , чәчәкләрдән һәм җиләкләрдән бүләк ясарга булдылар.
Соңгы яңарту: 2025 елның 28 октябре, 15:43