14.08.2022 "Бал спасы"

14 август -Бал спасы.Август муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай Бер-бер артлы Бал Спасы, Алма Спасы, Чикләвек Спасы билгеләп үтелә.Бал Спасы ел саен бер үк көнне – 14 августта билгеләп үтелә. Сэйтэк авылы клубы модире авылдашларны бэйрэм белэн котлап баллы чэк-чэк белэн сыйлады.
Халыкта беренче Спасның Бал Спасы дип аталуы умартачыларның яңа бал аерта башлаулары белән бәйле. Әлеге балны чиркәүгә алып барып аруландыралар. Бу көнне авылда балалар бал ашарга дип умарталыкларга бара торган булган. Беренче Спаста хәтта ярлы кешеләр дә балдан авыз итәргә тиеш саналган. Шулай булган да. Һәркемне кунакка дәшкәннәр. Хатын-кызлар баллы прәннекләр, бөккәннәр, кабартмалар пешергәннәр, бал сылап ашарга коймак өлгерткәннәр. Бу көн Успения уразасы башлануга туры килгәнгә, әлеге ризыклар коры (постный) булган.

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 августы, 13:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International