Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер әһәмияткә ия булуы гаҗәп түгел. Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул – тормышыбыз чыганагы, элекке елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. “Икмәк – һәр нәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек гыйбарәләрне без балачактан ук ишетеп үсәбез.
Шул уңайдан Песәй авылы мәдәният йортында балалар өчен "Ипекәем, ипекәй" бәйрәме үткәрелде. Чара башында нәниләргә тәмле икмәк пешерүнең серләре турында эчтәлекле, кызыклы презентация күрсәтелде. Шулай ук ипинең кеше организмына булган файдасы һәм зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Бәйрәм ахырында балаларга заманча эшкәртмәдәге "Йомры икмәк" мультфильмы тәкъдим ителде



Соңгы яңарту: 2022 елның 25 октябре, 15:20