Тойгуҗа авылы китапханәсендә Станислав Тимофеевич Романовскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан Алабуга районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган “ “Романовскийны укырга вакыт”дип аталган Регионара челтәрле акция кысаларында С.Т. Романовскийның “Җырлый торган тау”дигән китабын кычкырып укулар үткәрелде. Авторның “Җырлый торган тау “ исемле китабыннаннан Алексей Веригин дигән малайның тормышында булган төрле вакыйгалар сурәтләнгән “ “Җырлый торган тау” (Певучая гора), “Коры ял” (Сухая грива), “Табышмак әйтәм” (Загадаю загадку), “Үпкәләгән” (Обиделся), “Колаклы кояш (Солнце с ушами)”,”Сай төпле көймә” (Бортник), “Җилкән”(Парус) хикәяләрен балалар кызыксынып укыдылар һәм үзенең туган җиренең чын хуҗасы, аны чын күңелдән яратучы Алексей образы балаларда яхшы тәэсирләр калдырды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 23 августы, 17:28