19 нчы июньдә Тойгуҗа авылында Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинованың "Тойгуҗа авылында Пленэр"дигән сәнгать проекты дүртенче тапкыр тормышка ашырылды. Әлеге проектның иганәчесе - Яр Чаллы шәһәренең шәхси эшмәкәре Дмитрий Сморжевский. Балалар, профессиональ рәссам Светлана Лепкова җитәкчелегендә, табигатьтә, Тойгуҗа авылындагы җәй матурлыгын чагылдырган рәсемнәр ясадылар. Соңыннан кечкенә пикник оештырып, анда хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
Соңгы яңарту: 2021 елның 1 июле, 15:43