Танылган инглиз язучысы һәм шагыйрь Алан Милнның туган көнендә,
18 гыйнвар көнне, Камай балалар бакчасында " Винни-Пух һәм барысы да, барысы да, барысы да »дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының биографиясеннән һәм әкиятнең барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактлар белделәр . Аннары Винни-Пух дуслары белән аның туган көненә юнәлделәр . Юл уңаеннан Виннига бүләк итәр өчен Пятачокка шарлар кабартырга, юлбарыска умарталыктан бал җыярга булыштылар. Йорт куяннары белән бергә торт пешерделәр, Ишәккә койрыгын кайтардылар. Кунакка барырга хәтта кечкенә Ру да җыенган иде. Ул аю баласына Винниның дуслары белән төшкән фоторәсемнәрен бүләк итәргә теләгән иде. Тик көчле җил аркасында барлык фотолар да буталып беттеләр һәм балалар аңа шул фотоларны җыярга ярдәм иттеләр . Әнә шулай бергәләп Винни –Пухка кунакка килделәр һәм « Ак калач» җырын җырладылар..jpg)

.jpg)
Соңгы яңарту: 2022 елның 22 гыйнвары, 09:59