19.04.2022 19 апрель - "Умырзая Көне"

19 апрель - "Умырзая көне" -язгы җылылык бүләк итү, кешеләргә өмет һәм елмаю уяту өчен менә дигән язгы бәйрәм. Башлангыч сыйныф укучылары чәчәкләр турында риваять ишеттеләр, табигать кыйммәтләре турында сөйләштеләр һәм мастер - класста бик теләп катнаштылар. Үз куллары белән ясаган умырзаяларны өйләренә алып киттеләр, яңа кызыклы белемнәр һәм яхшы кәеф алдылар.

Соңгы яңарту: 2022 елның 22 апреле, 10:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International