Россия Федерациясе Җинаять кодексының 49 һәм 50 статьялары, Россия Федерациясе Җинаять-башкарма кодексының 25 һәм 39 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкино авыл җирлеге башкарма комитеты мәҗбүри эшләр һәм төзәтү эшләре рәвешендәге җинаять җәзасын үтәүне тәэмин итү максатларында
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкино авыл җирлеге территориясендә мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәзаны үтәү өчен урыннар исемлеген 1 нче кушымта нигезендә билгеләргә.
2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкино авыл җирлеге территориясендә хөкем ителүчеләрне төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәү урыннары исемлеген 2 нче кушымта нигезендә билгеләргә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында www.mendeleevsk.tatar.ru «Норматив документлар» бүлегендә урнаштырырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында http//pravo.tatarstan.ru бастырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемдә калдырам.
Җирлек башлыгы В.В.Мамакова
Килештерелде
"Татарстан Республикасы буенча җәзаларны
үтәү федераль хезмәте идарәсе
җинаять-башкарма инспекциясе"
Федераль казна учреждениесенең
Менделеевск муниципальара
филиалы башлыгы И.Г.Сәләхов