"Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Иске Гришкино авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге уставы проекты"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәве турында» 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкино авыл җирлеге Советы     

 

КАРАР КЫЛДЫ:

 

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Иске Гришкино авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы проекты турында» Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкино авыл җирлеге советы карарын беренче укылышта кабул итәргә һәм гавами тыңлауларга чыгарырга (1 нче кушымта)

 

2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Иске Гришкино авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге уставы проекты буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау буенча   түбәндәге составта эшче төркем төзергә:

 

           Мамакова В.В.. -    Иске Гришкино авыл җирлеге башлыгы; 

Гасанов О.А. - социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча даими комитет рәисе һәм законлылыкны, хокук тәртибен һәм кеше хокукларын саклау буенча даими комитет рәисе; 

Габбасова А.Р. - Иске Гришкино авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре.

 3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкино  авыл җирлеге Советының Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы « Иске Гришкино  авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы проекты турындагы карарына халыктан тәкъдимнәрне исәпкә алу һәм кабул итүнең түбәндәге тәртибен билгеләргә:

 

Күрсәтмәләр, төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр авторның ФИА, йорт адресы буенча кабул ителә. Кергән искәрмәләрне, төзәтмәләрне һәм тәкъдимнәрне кабул итү һәм исәпкә алуны түбәндәге адрес буенча эш төркеме гамәлгә ашыра: Татарстан Республикасы, Менделеевск районы, Иске Гришкино   авылы,   Яшьләр  ур. 1 й. эш көннәрендә 8:00 дән 16:00 гә кадәр 

 

4.   Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, 2023 елның 19 апрелендә 16.00 сәгатьтә Иске Гришкино   авыл мәдәният йортында    Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкино   авыл җирлеге Советы карары буенча Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкино   авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Уставы проекты турында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкино   авыл җирлеге Советының 2018 елның 31 августындагы 76 номерлы карары белән расланган ачык тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә ярашлы ачык тыңлаулар үткәрергә.

 

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга http://pravo. tatarstan.ru  һәм Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында « Иске Гришкино   авыл җирлеге» бүлегендә урнаштырырга: www.mendeleevsk.tatarstan.ru   

 

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны социаль-мәдәни мәсьәләләр, законлылыкны, хокук тәртибен һәм кеше хокукларын саклау буенча даими комитетка йөкләргә.

 

 

 

 

Иске Гришкино   авыл җирлеге Советы рәисе                                                  В.В.Мамакова

 

                                                                

pdf
Скачать текст
PDF, 403.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International