Тойгуҗа авылы китапханәсендә Алма көне уңаеннан “Иң матур чак – алмалар өлгергәндә“ дигән китап күргәзмәсен күзәтү үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны китапханә фондындагы алма үстерү серләре, аларның сортлары турындагы язмалар тупланган китаплар белән таныштырды. Шулай ук алманың файдалы үзлекләре, аннан ризыклар үзерләү турындагы язмалар белән таныштылар, матур әдәбиятта алма турында язылган әсәрләрне искә төшерделәр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 ноябре, 16:00