Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара тынычлык көне уңаеннан “Тынычлык күгәрчене” дигән осталык сәгате үткәрелде. Балалар кәгазьдән тынычлык күгәрчене ясау белән беррәттән, тынычлык көненә багышланган рәсем дә буядылар һәм үз теләкләрен җиткерделәр. Р. Валиеваның “Йолдызстан батыры” (“Звездный витязь”), В. Даньконың "Кем дөньяда иң газиз?" (“Кто на свете всех родней” ) китапларыннан балачак, тынычлыкка багышланган шигырьләрне укыдылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 27 сентябре, 15:56