21 февраль - Халыкара телләр көне. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Туган телем - иркә гөлем” дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Уен барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, алфавит буенча фамилияләр тезүдә ярыштылар, мәкальләрне дөресләп тезделәр, төрле халык мәкальләре белән таныштылар. Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгын, матурлыгын, әһәңлелеген сакларга кирәк.
Соңгы яңарту: 2022 елның 24 феврале, 13:46