23 нче февраль көнне Сәйтәк авылы клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан `һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында “Бөек Ватан сугышы юллары буйлап”дип исемләнгән квест уен булды.

Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы чорының төп чорларын, тарих һәм геройларны белү буенча биремнәр үтәделәр.Солдат киемнәрен,хәрби  техникалар ,җырларны искә төшерделәр.Ребус, башваткычлар чишү буенча да сынатмадылар.Бу уенда алар бик күп яңалыклар белделәр. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. әзерләгән биремнәрне үтәргә  тырыштылар Барысы да канәгать калды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 феврале, 13:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International