Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү безнең чын автомобиль шаукымы гасырында бик мөһим, һәм кайчакта бу белем гомерне саклап кала. Һәм сүз төрле транспорт чараларын йөртүчеләр турында гына түгел, беренче чиратта җәяүлеләр турында да бара! Чөнки еш кына куркыныч, фаҗигале аварияләр саксыз яки игътибарсыз җәяүле гаебе белән килеп чыга. Песәй авыл китапханәсе мәктәп яны лагере тәрбиячеләре белән берлектә , балалар өчен «Күңелле светофор»исемле танып-белү уены үткәрделәр. Китапханәче Р.Яраханова балаларны уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды, светофор төсләрен, юл билгеләрен искә төшерде. Аннары балалар «Җәяүлеләр әлифбасы», «Сөйләүче билгеләр», «Велосипедчы» станцияләре буенча уенда катнаштылар. «Автомульти» викторинасы сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, анда әкият һәм мультфильмнардан транспорт чаралары искә алына.
Соңгы яңарту: 2025 елның 30 июне, 11:50