.jpg)
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон белән билгеләнгән һәм Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгаларга бәйле.
2 сентябрь көнне Татар Чаллы мәдәният йортында «беслан-фәрештәләр шәһәре»хәтер сәгате узды.Чара террорчылык — бөек һәм җимергеч явызлык, аңа аклану мөмкин түгел, дигән әңгәмәдән башланды. Террорга каршы көрәш гомумдәүләт бурычы гына түгел, бүгенге көндә ул инде кешелек җәмгыятенең глобаль проблемасы.
Алып баручы балаларга 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәре мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. 1 нче номерлы мәктәптәге теракт нәтиҗәсендә террорчыларның 1128 кешесе тоткынлыкта булган, рәсми мәгълүматлар буенча 334 кеше һәлак булган, шуларның 186сы балалар, 17 укытучы, 118 туганнары, кунаклары һәм дуслары, 13 спецназ сугышчысы, 700 дән артык кеше яраланган. Өч көн җәһәннәм, газаплар һәм мыскыллаулар
Соңгы яңарту: 2025 елның 2 октябре, 10:15