3.09.2024 Россиядә үзенчәлекле дата — террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

  • 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата — террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә ала. Балалар өчен «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә»хәтер сәгате үткәрелде. Чараның максаты балаларга террорчылыкның нәрсә икәнлеге, аңа ничек каршы торырга һәм терактлар куркынычы шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләү иде. Бесланның коточкыч фаҗигасенә һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек кирәклегенә аерым игътибар бирелде.


Соңгы яңарту: 2024 елның 16 сентябре, 09:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International