4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм шактый яңа, тамырлары Россия тарихына барып тоташа. Ләкин аның гади мәгънәсе - "без бер". 3 ноябрьдә Татар телендә.Чаллы мәдәният йорты китапханә белән берлектә «бердәм халык - көчле Россия»дигән тематик сәгать узды. Балалар Россия буйлап онытылмаслык сәяхәт ясадылар. Безнең чиксез ватаныбызның төрле почмакларында булып, алар һәр милләтнең үз йолалары һәм үз гореф-гадәтләре һәм уеннары барлыгын белделәр. Балалар уйный алган уеннар: рус уены Балыкчы, татар уены коромысла белән йөгерү, Мари биляша, удмурт сукыр така, Чуваш уены тилерам. Балалар барлык уеннар бер-берсенә охшаш дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Нинди милләт булуыңа карамастан без бер бөек ил халкы
Соңгы яңарту: 2023 елның 10 ноябре, 16:10