Крыловка гашыйклар көне

14 февраль көнне Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе укучылары белән (педагог-оештыручы Ахметгареева Г.Г.) «День влюбленных в Крылова»  Бөтенроссия акциясенә  кушылдылар. Акция кысаларында китапханәдә И. А. Крыловның "Читаем басни дедушки Крылова" дип исемләнгән әдәби  укулар үткәрелде. Китапханәче яшь китап укучыларны Иван Андреевич Крыловның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында «Стрекоза и Муравей», «Слон и Моська», «Ворона и Лисица», «Квартет», «Свинья под дубом»  кебек искиткеч баснялар укылды. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, Крылов баснялары буенча кроссворд чиштеләр. Чара ахырында мультфильмнар карадылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 22 феврале, 10:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International