Мамакова Валентина Викторовна
Дата рождения:
1959 елның 23 июле
Контакт
E-mail:
Адрес:
423642 РТ Менделеевск районы, Иске Гришкино авылы, Молодежная урамы, 1 йорт.
Телефон:
8(85549) 3 -51-18
Тәрҗемәи хәле
Мамакова Валентина Викторовна 1959 елның 23 июлендә Татарстан Автономияле Республикасының Алабуга районы Иске Гришкин авылында туган. 1974 елда Иске Гришкин сигезьеллык мәктәбен тәмамлап Минзәлә педагогик училищесына укырга керә һәм 1978 елда училищены тәмамлап, Минзәлә районы Матвеевка урта мәктәбендә эшли башлый. 1979 елдан 1981 елга кадәр Минзәлә педагогик училищесының 1 нче номерлы торак йортында тәрбияче булып эшли, ә 1981 елда Минзәлә шәһәренең 2 нче балалар бакчасына тәрбияче булып күчә. 1981 елда туган авылына кайта һәм Иске Гришкин балалар бакчасының мөдире итеп куела. 1985 елдан 2010 елга кадәр Иске Гришкин мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыта, ә 2007 – 2010 елларда мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2010 елда Иске Гришкин мәдәният йортының фольклор ансамбль җитәкчесе булып кабул ителә, 2011 елның февраленнән авылның мәдәният йорты директоры итеп билгеләнә. 2011 елның 22 июлендә Иске Гришкин авыл Советы җирлеге башлыгы вазифаларын үтәүче, декабрь аенда авыл Советы башлыгы итеп сайлана.
Гаилә корып ике бала үстерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International