23 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары белән “Табигатьне саклагыз!” дигән экологик сәгать уздырылды. /Укытучылары: Хөсәенова З.Р./
Китапханәче Хафизова Г.Р. балалар белән табигатьнең матурлыгы, күркәмлеге турында әңгәмә уздырды. Сулар һава, эчәр суыбызның, тирә-юнебезнең чисталыгы никадәр мөһим икәне ачыкланды. Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре слайдлар аша, төрле хәлләрне анализлап, аңлатылды, күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.“Агачлар да авырый” дигән мультфильм күрсәтелде. Табигатьне саклау һәркемнән тора. “Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста” дигән гыйбарә укучыларга җиткерелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)