Иске Гришкин мәдәният йортында фойеның бер почмагында буккросинг ясалган иде. Көннән көн китаплар да китап укучылар да арта бара. 17 октябрь көнне җирле шагыйребез Гафия апа Буланова китаплар белән бергә үзенең яңа иҗат җимешләрен дә алып килде. Ул яшь вакытта 4ел фольклор ансамбль җитәкчесе булып эшләгән. Клуб музеендагы фотоальбомнарны мактау грамоталарын бик кызыксыну белән карады. Яңа гына басылып чыккан "Гомер юлым" дип исемләнгән китабын китапханәгә бүләк итеп тапшырды. Очрашу чәй остәле артында тәмамланды.



