21-октябрь көнне Иске Гришкин мәдәният йортында Санкт-Петербург шәһәреннән килгән, керәшеннәрнең традицион мәдәниятен өйрәнүче белгеч, сәнгать фәне кандидаты Альмеева Наилә Юнусовна белән очрашу булды. «Бигәш» ансамбле авылыбызның иң борынгы керәшен җырларын җырлап күрсәтте. Наилә Юнусовна 1990 елда Иске Гришкин авылына килеп, әбиләребездән яздырып алынган язмаларны тыңлатты. “Питрәч ягы керәшен көйләре” дискысын бүләк итте.
Китапханәдә Н.Альмеева Мәлки һәм Питрәч ягы керәшеннәре җырулары тупланган «Песни татар кряшен» исемле 2 томлык китаплары белән таныштырды.
Наилә Юнусовна керәшен халкының мәдәниятен һәм бай тарихын саклап буыннан буынга тапшырып, борынгы көйләрен бүгенге көнгәчә китереп җиткергәне өчен “Бигэш” ансамбленэ җылы рәхмәтләрен җиткерде.



