Иске Гришкин авылы китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

30 октябрь көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә авыл жирлеге башлыгы Мамакова В.В. һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Хәтер булып кайта язмышлар...” исемле репрессия корбаннарын искә алу сәгате үткәрелде.

Сәяси репрессия чорында нахакка гаепләнгән татар әдипләре Хәсән Туфан, Фатих Кәримһәм башкаларның тормыш сәхифәләренә һәм иҗатларына күзәтү ясалды. Заманында нигезеннән, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителгән авылдашларыбызны искә алдык. «Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы» якташларыбыз рухына бер дога булып барып ирешсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International