Күңелләрне шомландырып, йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәр бар. Шуларның берсе — 30 нчы октябрь. Бу көн XX гасырның 30 —50 нче елларында Россиядә сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә төшертә. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Челпәрәмә килгән язмышлар” исемле китап киштәсе оештырылды.
Китапханәгә килүчеләргә бу чорга кагылучы тарихи мәкаләләр белән беррәттән репрессия корбаннары булган язучыларның әсәрләре дә тәкъдим ителде. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да “халык дошманы” булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.Китап укучылар шул шомлы елларны искә төшерделәр.
.jpg)
.jpg)