Кыелган җаннар,бозылган язмышлар

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

30 нчы октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә политик репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан "Кыелган җаннар,бозылган язмышлар" дип аталган чара үткәрелде.

Чарада катнашучылар Тойгуҗа авылыннан да  шундый кыерсытулы язмышка дучар булган авылдашларын искә алып киттеләр. Хәтер китабыннан репрессияләнеп исемнәре акланган кешеләр исемлеге белән таныштылар, гәҗит һәм китаплардан репрессия корбаннары турында язылган мәкаләләрне, аерым өзекләрне укып киттеләр һәм кешелек тарихында мондый афәтләр беркайчан да кабатланмасын дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International