31нче октябрь көнне Камай мәдәният йортында Хеллоуин бәйрәменә уңаеннан "Җеннәр патшалыгы" дип исемләнгән ял кичәсе уздырылды. Кичәне Елак килен исемле әкият персонажы ачып җибәрде. Яшьләргә төрле кызыклы конкурслар әзерләнгән иде. Катнашучыларга "Дракула трапезасы", "Канлы Мэрри", "Мумия", "Убырлы алмасы" исемле конкурслар аеруча ошады. Барлык килгән кешеләр дә конкурсларда актив катнаштылар. Иң активлар баллы һэм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Кичә әкият геройлары булып киенгән яшьләр дискотекасы белэн дәвам итте.






