Җаннар назга төренә...Шундый шигъри исем астында, быел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әлфия Ситдыйкованың иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция Бәзәкә авылы мәдәният йортында үтте. Кичәдә тамашачыларны презентация аша шагыйрәнең биографиясе, китаплары белән Г. Гумерова Һәм Г. Хузиахметова таныштырдылар. Китапханәче Ф.Башарова төрле темага язылган шигырьләрен укыды. Тамашачылар шәһәрдәше, җырчы-композитор Ф.Талипова башкаруындагы җырларын видеотасмадан тыңладылар. Әлфия Ситдыйкованың иҗаты авылдашларны серлелеге, нечкәлеге белән сокландырды. Кичәдә катнашучылар рухи азык эстәп, рәхмәт әйтеп таралыштылар.



