Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

1нче ноябрь көнне Камай мәдәният  йортында  балалар  өчен "Бу  кагыйдәләрне һәркем белергә тиеш" исемле әңгәмә сәгате узды. Балаларга кагыйдәләр буенча презентация әзерләнгән иде. Бу презентацияләрдә юлда йөрү, интернет челтәреннән файдалану,  үз -үзеңне төрле хәвеф -хәтәр килеп  чыккан вакытта тоту кагыйдәләре аңлатылды. Янгын яки авырган вакытта нинди телефон номерлары буенча шалтыратырга кирәклеге аңлатылды.  Азактан викторина формасында әзерләнгән презентация курсәтелде. Әңгәмәдә  Крюкова Влада,Сейтембетова Валерия, Вәлиев Илья, Сейтембетов Артурга катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International