31 нче октябрь көнне Сәйтәк авыл клубында яңа клуб сезоны ачылу уңаеннан иҗади концерт булды. Концертта Сәйтәк һәм Татар Тәкәше үзешчәннәре катнашты. Концерт программасы авыл клубларының ел дәвамында башкарган эшләренә отчет формасында, “Әйдә киттек, Дубайга! “дип исемләнгән күңелле тамаша итеп уздырылды. Сәйтәк авылы клубы “Карендәшләр” ансамбле , Татар Тәкәше авыл клубы “Гөлләрем” ансамбле , аерым башкаручылар, биюче кызлар , нәфис сүз осталары тамашачыларга үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.Тамашачылар һәрбер номерны көчле алкышларга күмеп каршы алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)