Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 3 ноябре, җомга

2 нче ноябрь көнне Камай мәдәният йортына мәктәп лагерына йөруче укучы  балалар кунакка килделәр. Мәдәният йорты директоры Япаева Лариса һәм  лагерь җитәкчесе Нуриева Әлфия балалар өчен кызыклы уен-конкурс әзерләгән иделәр. Балаларга "Котята и хрюшата"," Су бочкасы","Этәчләр","Ромашка"исемле конкурслар һәм башка кызыклы уеннар уткәрелде. Лагерьга йөрүче 14 бала да барлык  конкурсларда актив катнаштылар. Алар үзләренең бию, җыр, сүз осталыкларын күрсәттеләр. Балаларга баллы призлар бирелде. Программа күңелле дискотека белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International