Тылсымлы эшләпә маҗаралары

2017 елның 3 ноябре, җомга

1ноябрь көнне Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И., сәнгать житәкчесе Михайлова К.Л. мәктәп лагерында ял итүче балаларны (укытучылары Иштанова А.М.) кунакка дәштеләр.

Балалар «О шляпке в шутку и всерьез» исемле презентация, «Все дело в шляпе» дигән китап күргәзмәсе белән танышып баш киемнәре тарихы, төрләре буенча, үзләре өчен бик күп кызыклы яңалык ачтылар.  «Тылсымлы эшләпәнең сюрпризлы табышмаклары», «Сәяхәтче эшләпә» квест-уены, «Тылсымлы сандыкка качкан әкият персонажын уйлап табу» кебек мавыктыргыч уеннар балаларга бик ошады. Соңыннан бергәләшеп мультфильм карадык. Җылы, матур, уңайлы баш киемнәре киеп йөрү көзге юеш, салкын көннәрне дә ямьләндерер, сәламәтлек тә какшамас дип искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International