Мин, син, ул-бергә тату гаилә

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

4 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Мин, син, ул-бергә тату гаилә" дип аталган дуслык кичәсе булды.

Кичәгә килгәннәрне авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. бәйрәм белән тәбрикләде һәм төрле милләт вәкилләрен берләштергән Тойгуҗа авылы халкын алга таба да шулай дус, тату булып, ярдәмләшеп яшәргә өндәде. Китапханәче бу бәйрәмгә кагылышлы тарихи вакыйгалар белән таныштырды, кичәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәмгә килгән татар, рус, удмурт халкы вәкилләре үзләренең гореф -гадәтләре, милли бәйрәмнәре, ашлары, киемнәре турында сөйләделәр бергәләшеп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International