4 нче ноябрь көнне Камай мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап балалар белән әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында экранда презентация күрсәтелде. Яшьләр белән Менделеевск районында нинди халыклар яшәве, нинди ансамбльләр булуы турында да сөйләшү узды. Яшьләр викторина сорауларына җавап бирделәр. Билалова Алия, Бахтияров Марсель һәм Ямалетдинова Алинә иң яхшылар булдылар.
