Мин яратам Сине Татарстан

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрь көнне Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан «Мин яратам Сине Татарстан» дип аталган чара уткәрелде.

Балалар игътибарына «Дуслык - безнең тормыш узәге, Дуслык-безнең тормыш бизәге!» исемле кургәзмә тәкъдим ителде. Презентация аша балалар бердәмлек, татулык төшенчәләре белән таныштылар. Нәкъ менә бердәмлекнең Татарстаныбызның мөстәкыйльлегенә юл ачканын белделәр. Татарстанда яшәүче барлык гражданнарның милли горурлыгын хөрмәт итәргә, тарихи, мәдәни хәзинәләрне сакларга бурычлы булуыбыз турындагы әңгәмәгә бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International