Бәзәкә мәдәният йортында танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, “Бәзәкәм, туган бишегем” китабы авторы Альта Хаҗи кызы белән “Без килмәдек эзсез китәргә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
Китапханәче Ф.Башарова белән мәдәният йорты директоры Г.Гумерова кичәдә катнашучыларны А.Махмутованың хезмәт юлы һәм китаплары белән презентация аша таныштырдылар. Аннары Альта Хазеевна сорауларга җавап бирде, китап язу вакытында архивларда очраган кызыклы документлар турында сөйләде. Дистәләгән еллар дәвамында бөртекләп тапкан язма чыганаклар, истәлекләр һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп язылган бу китапның киләчәк буыннарга мирас итеп калдырырлык хәзинә икәнлеген әйтеп авылдашлар авторга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Сөйләшү концерт номерлары белән аралашып барды һәм бик җылы мөнәсәбәттә үтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)