Бәзәкә мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бәзәкә мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылу унаеннан «Без кабызган утлар» исемле концерт булды. Мәдәният йорты ачылуга 7 ноябрь көнне 50 ел тулды. Матур  юбилей кичәсен  һәм  клуб сезонын ачу  тантанасын бәзәкәлеләр 11 ноябрь көнне бәйрәм итте. Республикабызның күп шәһәр һәм районнарыннан кунаклар кайтты. Юбилей кичәсен әзерләгән үзешчән сәнгать артистларына, мәдәният, китапханә хезмәткәрләренә, спонсорлык ярдәме күрсәткән авылдашларына, бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән коллегаларына; яраткан тамашачыларга рәхмәт сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International