Туган ягымда– көз

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

“Укучының мәдәни көндәлеге” Республикакүләм  мәдәни - белем алу  проекты нигезендә, 20 ноябрь көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары белән “Туган ягымда – көз” дигән танып белү сәгате үткәрелде.

Балалар белән туган як табигатендәге үзгәрешләр, үзенчәлекләр турында сөйләшү уздырылды. Ел фасыллары, ай һәм атна исемнәре рус һәм татар телләрендә искә төшерелде. Шигъри табышмакларларга җаваплар табылды, күрсәтелгән рәсемнәр буенча диалоглар төзелде. “Көзге корабль” мультфильмын карагач, көзен йокыга талучы җәнлекләр турында әңгәмә уздырылды. Ахырда, укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International