Сәйтәк авылы хәбәр итә

2017 елның 24 ноябре, җомга

23 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубында,  балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, “Безнең  тату гаилә” исемле кичә оештырылды. Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан  балалар , әти-әниләре белән берлектә, үзләренең гаиләләре  турында иҗади эшләр  башкардылар. Күргәзмә алдында  һәр бала,  иҗади эшләре аша, үзенең гаилә әгъзалары белән таныштырды,  әти-әниләренең һөнәрләре, ничек  ял итүләре  турында сөйләде. Бер берсен бүлдерә-бүлдерә, гаиләләрен мактадылар. Икенче иҗади эшләре-тәрбияче Ефимова Л.М. белән берлектә башкарылган -Әниләренә бәйрәм бүләге иде. Балалар күргәзмәдәге үзләренең хезмәтләреннән бик канәгать калдылар. Күргәзмә атна дәвамында мәктәп укучыларының да иҗади эшләре белән тулыландырып барылачак. Бәйрәм көннәрендә күргәзмә авыл халкын да сөендереп торыр дип ышанып калабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International