23 нче ноябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәре Кабиров Рафаэль белән берлектә әниләр көненә багышланган “Әни кирәк” исемле бәйрәм кичәсе уздырылды. Балалар, тәрбиячеләре Хәсәнҗанова Гөлия ярдәме белән куелган “Теремкәй” әкиятендә катнаштылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
Кичә күңелле һәм кызыклы үтте. Бәйрәм балаларга бик ошады.



