24 нче ноябрь көнне Песәй авылы китапханәсендә китапханәчесе Яраханова Рузалия һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Дөнья матур әни белән” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә мәктәп укучылары әниләргә багышлап матур җырлар башкардылар. Җырлар төрле уеннар, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды.
Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. Кичә әниләргә дә, балаларга да бик ошады.


