24 ноябрьдә Тойма үзешчәннәре Камай авылына бардылар. Ике авыл бердәм булып күңелле концерт куйдылар. Концертта зурлар һәм балалар башкаруында моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды , кызыклы тамаша күренешләре куелды . Камай авылында да Тойма авылында да тамашачылар үзешчән артистларның чыгышын көчле алкышлар белән кабул иттеләр.



