26 нчы ноябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре " Ана бөек исем " дип аталган кичә үткәрделәр. Кичәнең программасына кертелгән барлык биремнәрне дә бик төгәл үтәп, әниләр бар эштә дә өлгер, уңган, тырыш икәнлекләрен күрсәттеләр. Үзләренең күңел җылыларын биреп әзерләгән ризыклар куелган өстәл артында һәрберсенә изге, аналарча җылы теләкләрен җиткерделәр.