Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубында якынлашып килүче  Әниләр көне уңаеннан “Аналарга мәдхия” исемле ял кичәсе булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. барлык бәйрәмгә килүчеләрне бәйрәм белән котлады. “Ромашка” уены аша әниләребез дә, балалар да кечкенә чакларын искә төшерделәр. Әниләр турында  иң күп җыр белүче билгеләнде. Ял кичәсе әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр һәм күңелле уеннар белән аралашып  уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International