26 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубында Әниләр көне уңаеннан “Әни белән бергәләп” исемле ял кичәсе булды. Кичәнең максаты: балаларның әниләре белән бергә күмәкләшеп ял итуе, күңел ачуы һәм бергәләшеп уйнауы иде. Кичәдә балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар аша иң изге теләкләрен җиткерделәр. Күңелле уеннарда әниләр дә, балалар да бик теләп катнаштылар. Балаларга әниләре белән бергә куңел ачу бик ошады.

