Бәзәкә мәдәният йортында 28 ноябрьдә әниләр көненә багышланган “Иң кояшлы көн бүген”дигән ял кичәсе булды. Мәдәният йортындагы чараларда актив катнашучы балалар әниләргә, дәү әниләргә матур җырларын, дәртле биюләрен буләк иттеләр. Оныклар сөяргә өлгергән авылдашларыбыз Бәшәрова Фәния, Сибгатуллина Тәнзилә, Закирова Фәймә апалар котлау сәламнәрен җыр аша юлладылар. Ак яулыклы апалар һәр чыгышны җылы алкышларга төрделәр, үзләренең балачакларын искә алдылар. Фәния апа әзерләгән уен - конкурс һәм Тәнзилә апаның шаян чыгышы кичәне тагын да җанландырып җибәрде: бәйрәм кунаклары яшь чакларында яратып җырлаган җырларны, күмәк биюләрне бик теләп башкардылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.



