Тойгуҗа мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

1 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә ФАП, мәдәният йорты хезмәткәрләре  катнашында СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД-гасыр авыруы,аны кисәтеп була " дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде. Авылның фельдшер-акушерлык пункты мөдире Г.Р.Кудрина бу авыруның килеп чыгышы, ВИЧ-инфекция белән зарарлану юллары һәм бу авыруны кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше  турында тәфсилләп сөйләде. Чара азагында китапханәче чарада  катнашучылар белән"СПИД турында ни беләсең?"дип аталган анкета үткәрде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International