4 декабрь көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары белән “Бездә кышлаучы кошлар” дигән танып белү сәгате үткәрелде.
Балалар презентация аша безнең якта калучы һәм кышлау өчен очып килүче кошлар белән таныштылар. Табышмакларга җаваплар табып, кошлар турында шигырьләр укылды. Видеоязмада кошларны күзәтү укучыларга бигрәк тә ошады. Балалар, кышын кошларга ярдәм итү өчен, җимлекләр куярга, тормышта да кошларны күзәтеп барырга килештеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)