7 декабрьдә Иске Гришкин авыл китапханәчесе Бармакова Г., сәнгать житәкчесе Михайлова К. шагыйрь, авылдашыбыз Иван Алексеевны әдәби кунакханәгә чакырдылар.
Табигатьтә бүген якты көннәр…
Кар астында кала сарыүлән.
Көз иңенәбасыпкышлар килә,
Аклык-пакълек, яңа өмет белән.
Ә мин һәрчакфасылалмашында
Якты киләчәкне, язмышымны күрәм.
Менәтагын бүген акчорларга
Яңа өмет, акхыяллар белән керәм.
Әлеге шигъри юллар барлык белемен, көченкуептырышыпикмәк үстергән агроном, соңырак укытучы булып хезмәт куйган Иван Алексеев каләме белән язылган. «Мин табигать баласы» исемле беренче китабы басылып чыгуга да дистә ел үтеп киткән. Тынгысыз җанлы, көчле рухлы булуы Иван Константиновичка язмышындагы зур сынауны җиңәргә көч бирде.Тормыш мәгънәсе, яшәү яме турындагы яңа шигырьләре һәр туган яңа көнне бәйрәм кебек кабул итеп, якыннарның, сәламәтлекнең кадерен белеп, сөенеп яшәргә чакыра.
Авылыбызның кул эшләре остасы Галина Иванова да бик күп шигыръләре тупланган калын дәфтәрләреннән «шигъри күчтәнәчләр» бүләк итте. Галина Габбасоваүзе иҗат иткән,ә Лариса Молчанова яраткан шигырьләрен укыдылар. Кичә чәй табыны артында яшьлек хатирәләре, матур, моңлы җырлар белән дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)