Минем күңел җырны сөя, моңны ярата

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

11декабрь – шагыйрь М.Гыймазетдиновның туган көне. Шушы уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсе шагыйрьнең авылдашларын “Минем күңел җырны сөя, моңны ярата” дип исемләнгән видеосалонга  чакырды.

Кичәдә катнашучылар М. Гыймазетдинов турында төшерелгән, төрле елларда аңа багышлап үткәрелгән кичәләрнең видеоязмаларын карадылар, җырларын тыңладылар, кушылып җырладылар. Китапханәче Ф.Башарова шаян шигырьләрен укыды, мәдәният хезмәткәре Г.Гумерова “Дәвам ит” дигән уенда авылдашларны  шагыйрь белән бәйгегә чакырды. Шигырьләре үзләреннән-үзләре көйгә килеп торганга бүгенге көндә аның иҗаты бик популяр. 2017 елда Бәзәкәнең 500-еллыгына улы Марат Гыймазетдинов чыгарган “Авылым минем” дигән  аудиоҗыентыкка да күбесенчә  яшь артистлар башкаруындагы җырлары кертелгән. Шуңа күрә М. Гыймазетдинов үзе үлсә дә җырларында, шигырьләрендә, халык күңелендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International