Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

12 декабрь көне Сәйтәк авыл клубында “Мин Рәсәйдә яшим” исемле тематик кичә булды. Кичәдә бу бәйрәмнең килеп чыгуы, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында сөйләнде. Балаларга аңлаешлы һәм  кызыклырак булсын өчен бөтен мәгълүмат аларның яшенә карап бирелде. Кечкенәдән үк балалар безнең дәүләтебезнең төп нигезләре белән таныш, этика өлкәсендә белемле булырга тиешләр. Киләчәк тормышларында бу аларга һичшиксез кирәк булачак. Балалар дәүләт символикасы белән таныштылар. Россия гимнын тыңладылар. Конституциядә язылган кайбер хокукларын һәм бурычларын балалар уеннар ярдәмендә беркеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International